Шагыйрь Вазыйх Фатыйхов шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән «Эх, яшисе иде шундый итеп» дигән әдәби-музыкаль композиция.
“Эх, яшисе иде матур итеп!”. Бүген игътибарыгызга шулай дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Без аны Балык Бистәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вазыйх Фатыйхов шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзедек. Шигырьләрне автор үзе укый. Бу көннәрдә Вазыйх Фатыйхов туган көнен билгеләп үтә. Ул 1958 елның 15 гыйнварында Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Ә хәзер исә шагыйрьнең үзе укуында шигырьләр һәм аның шигырьләренә язган җырлар тыңлыйбыз.










