Күптән түгел күренекле шагыйрә, популяр җырлар авторы, драматург һәм балалар язучысы Гөлшат Зәйнашеваның туган көне булып узды. Аның әсәрләре бүгенге көн балаларына да яхшы таныш, шигырьләре, җырлары мәктәп кичәләрендә, концертларда яңгырап тора. Тапшыруыбызны балаларның яраткан әдибәсе Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышлана.