Бүген Татарстан республикасының Дәүләт киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое, илебезнең дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының тулы кавалеры, шулай ук күпсанлы орденнар һәм медальләр кавалеры, премияләр лауреаты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне. Аның катлаулы һәм мактаулы хезмәт һәм тормыш юлы турында Татарстанда гына түгел, илебездә, чит мәмләкәтләрдә күп язылган. Бу тапшыруда аның илебез тормышына, халкыбыз язмышына мөнәсәбәте ачык чагылыш таба.










