Иртәнге чыгарылыш
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен алган Россия шәһәрләрендә герб сурәте төшерелгән истәлекле стела урнаштырачаклар. Әлеге мактаулы исемгә Яшел Үзән шәһәре дә лаек булды. Анда 2025 елда истәлекле билге куелачак.
5 февральгә кадәр Казанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек чорында волонтерлар җыю башланды. Быел Россиядән һәм башка илләрдән 500 меңнән артык кеше «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең истәлекле чараларын оештыруда ярдәм итәчәк.
15 февральгә кадәр 2025 елгы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул ителә. Әсәрләрне республика министрлыклары, ведомстволары, иҗат берлекләре, шулай ук предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, мәдәният, сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр тәкъдим итә ала.
Кичке чыгарылыш
Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының яңа бинасы ачылды. Яңа театрда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков булды.
«Алтын битлек» Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасы быел Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының яңа бинасында узачак. Бу хакта Россиянең халык артисты, Россиянең Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков хәбәр итте.
“Росгвардия”нең Татарстандагы Идарәсендә идарә җитәкчесе Рөстәм Гомәров җитәкчелегендәге киңәшмә узды. Ведомствоның 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, шулай ук алдагы чорга төп бурычларны билгеләделәр. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның Баш федераль инспекторы Виктор Демидов, үзара хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләре, ведомство бүлекчәләре командирлары һәм җитәкчеләре катнашты.