Бүгенге тапшыруыбыз моңсу да, сагышлы да булыр. Чөнки шулай эшләргә туры килә. Һәвәскәр композитор, без яраткан җырлар авторы Гадерәзак Миңгалиев күптән түгел арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Әле кайчан гына ул безнең радиога килеп “Җыр чишмәләре” тапшыруында катнашкан иде, үзенең янып торган иҗат планнары белән уртаклашкан иде. Менә хәзер инде “безгә мирас булып җырлары, куйган хезмәте каллды”,- дип күңел юатабыз.
Композиторның якты рухын искә алып, без хәзер әнә шул вакытта әзерләнгән “Җыр чишмәләре” тапшыруын кабатлап тыңларбыз.










