Иртәнге чыгарылыш
Казанда Татарстан Министрлар Кабинетының инвестиция климаты торышын яхшырту һәм «Нәтиҗәле төбәк» пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстанның төбәкләрнең җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы тәкъдиме хупланды. Республиканы ишеткәннәре өчен рәхмәтле, дип белдерде журналистларга Татарсчтан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
2024 елда Татарстанга килгән туристлар саны, беренчел исәпләүләр буенча, 4 миллион 400 мең кешегә җиткән. Киләсе максат-2030 елга туристлар санын 10 миллионга җиткерү. Бу хакта республика Туризм буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Сергей Иванов белдерде.