Сәхифәбезнең бүгенге чыгарылышында без сезне СССРның халык артисты Азат Аббасов язмаларынннан төзелгән концерт тыңларга чакырабыз.
Моннан берничә көн элек, 19 гыйнварда, аның тууына 100 ел тулды.
Азат Зиннәт улы Аббасов Көнбатыш Европа, рус классиклары һәм хәзерге заман композиторларының операларында, оперетталарында, музыкаль комедияләрендә дистәләрчә рольләрне җанландыра. Шуның белән беррәттән, Татар композиторларының «Алтынчәч», «Җәлил», «Түләк һәм Сусылу», «Самат» , «Башмагым» әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә төп партияләрне башкарып, милли музыка сәхнә сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә.1955–1962 елларда Азат Аббасов Татар академия театры сәхнәсендә Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен зур уңыш белән башкара. Актив рәвештә концерт эшчәнлеге алып бара, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарёв кебек композиторларның вокаль әсәрләрен радио, телевидениедән башкара. Татарстан радиосы фондында әлеге кабатланмас тавышлы затлы җырчының йөздән артык язмасы саклана.