Иртәнге чыгарылыш
Казанда Татарстан Министрлар Кабинетының инвестиция климаты торышын яхшырту һәм «Нәтиҗәле төбәк» пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстанның төбәкләрнең җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы тәкъдиме хупланды. Республиканы ишеткәннәре өчен рәхмәтле, дип белдерде журналистларга Татарсчтан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
2024 елда Татарстанга килгән туристлар саны, беренчел исәпләүләр буенча, 4 миллион 400 мең кешегә җиткән. Киләсе максат-2030 елга туристлар санын 10 миллионга җиткерү. Бу хакта республика Туризм буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Сергей Иванов белдерде.
Көндезге чыгарылыш
2024 елда Кытай һәм Татарстан уңышлы хезмәттәшлек итте. Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин БРИКС саммитына Казанга килде. 2025 елга да Кытай һәм республика арасында хезмәттәшлек перспективалары зур. Аерым алганда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кытай Республикасына сәфәре планлаштырыла.
Татарстан Рәисе, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов, кунакханәдә янгында кешеләренең гомере өзелү сәбәпле, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде.
Республика Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый үзәгендә гражданнарны кабул итте.
Кичке чыгарылышлар
2024 елда Кытай һәм Татарстан уңышлы хезмәттәшлек итте. Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин БРИКС саммитына Казанга килде. 2025 елга да Кытай һәм республика арасында хезмәттәшлек перспективалары зур. Аерым алганда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кытай Республикасына сәфәре планлаштырыла.
Татарстан Рәисе, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов, кунакханәдә янгында кешеләренең гомере өзелү сәбәпле, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде.
Югары Ослан район үзәгендә Россия Эчке эшләр министрлыгының муниципальара бүлегенең яңа административ бинасы ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Республикаа Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашты.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясе утырышы алдыннан, республика рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык үзәк район хастаханәләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобиле ачкычларын тапшырды.
Алексеевск — Әлмәт автомобиль юлында йөргән өчен түләүне февраль ахырында кертергә җыеналар. Хәзер Алексеевск — Әлмәт трассасында түләү алу буенча җиһазларны сынау үткәрелә, шуңа күрә анда йөрү әлегә бушлай.