Раҗәб аеның 26нчы кичендә бөтен ислам дөньясы мөселман календарендагы мөһим датаны – Исра вә Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк. Әлеге вакыйганың тарихы нинди? Аңа аерым әзерлек кирәкме? Мигъраҗ вакыйгалары Пәйгамбәребез тарихында нинди урын тота? Болар турында Рамазан мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов белән әңгәмә кордык.