Атналык күзәтү.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерциячел булмаган автоном оешмасының күзәтүчеләр советы утырышын уздырды. Чара төбәкләр җитәкчеләре белән видео элемтә аша үтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов акчаларны куллануда ялган схемаларны һәм финанс пирамидаларын булдыру омтылышларына чик куярга кушты. Бу хакта ул республика Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең «2024 елда тарифларны җайга салуның төп йомгаклары, контроль функцияләрен башкару һәм 2025 елга бурычлар турында» утырышы булды.
ТатарстандаРоссия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион 800 мең сумга кадәр арта.Бусумматөбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдәнторачак.