Узган атнада Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин республикабызның матбугат чаралары журналистлары белән узган ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрде, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Бүген без шушы конференциянең татар телендә барган өлешен тапшырабыз.
Быел халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Азнакай егете Ильяс Дәүдинең өлкән разведчик булып Әфганстанда хезмәтен башлавына 40 ел. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетының беренче курс студенты үз теләге белән 1984 нче елда Әфганстанга киткән якташыбыз батырлыгы, аның язмышы турында без тапшырулар әзерләгән идек. Россия Федерациясе Герое, җәмәгать эшлеклесе, публицист, язучы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Армиясе Үзәк йорты үткәргән 11 нче Бөтенроссия әдәби конкурсы җиңүчесе, 6 бала әтисенең бу көннәрдә туган көнен билгеләп үтүен истә тотып, без ил күләмендә танылган якташыбыз турындагы язманы кабатлап тапшырабыз.










