Туган республикабызның иң күпмилләтле төбәге – Балтач районында без. Балтач һәм халыклар дуслыгы турында сүз чыккач, күпләр иң беренче Чипья авылын искә ала. Биредә элек-электән татар, рус, удмурт, мари халкы бер-берсе белән Тукайча итеп әйтсәк, тел, лөгать һәм гадәт алмашып яши. Чипья авылының төп күрке – авыл уртасындагы ике катлы бинада урнашкан Халыклар дуслыгы музее. Хәер, бу авылдагы тормыш, көн-күреш, гадәтләр үзе үк татулыкның матур бер үрнәге. Авылның бер башыннан мәчет айлары ялтырап күренсә, икенче очында борынгы чиркәү гөмбәзләре ялтырый. Менә шундый төбәктә без бүген. Бу як кешеләрен олы йөрәкле, киң күңелле, кунакчыл дип сөйлиләр. Күрәсең, алар үзләренеә төрле милләтләрнең иң матур сыйфатларын берләштергәндер. Без алдарак искә алган Халыклар дуслыгы музееның төп идеясе дә шуннан гыйбарәт. Ремонт үткәннән соң музей тагын да матураеп, яктырып киткән. Керсәң, тиз генә чыгармын димә. Фәнни хезмәткәр Сания ханым Бариева белән берсеннән-берсе кызыклы, үзендә күп истәлекләр, серләр саклаган экспонатлар рәте буенча йөрибез.










