Бүгенге эфирны зур түземсезлек белән көттек, чөнки студиябездә кунакта республикабызның һәм милләтебезнең горурлыгы – яшь җырчы Сәет Галиуллин. Ул безгә әнисе, вокал укытучысы Эльвира Сәләхова белән килде. Сәет узган “Голос. Дети” проекты финалисты. Ул үзенең матур тавышы белән генә түгел, сәхнәдә үз-үзен тотуы, һәрвакыт елмаеп торуы белән дә миллионнарның йөрәкләрен яулады.