Бүгенге тапшыруыбыз ризыкларыбызны баллы, тормышыбызны татлы итә торган шикәр турында. Соңгы дистә елларда аның сәламәтлегебез өчен бик зыянлы булуы турында күп ишетәбез. Ләкин аны бөтенләй кулланмыйча булмый, чөнки күп кенә ризыкларда аның барлыгын без сизмибез дә. Болар турында без бүген галимнәрдән ишетербез.