Җомга көне мөбарәк булсын! Татар халкының тарихы галимнәр, гыйлем белән бәйле дип әйтәләр. Бу чыннан да шулаймы? Тарихыбызда якты эз калдырган галимнәр кемнәр алар? Муса Җаруллаһ Бигиев кем ул? Аның тормыш юлы нинди булган? Коръән гыйлеменә, бигрәк тә Татарстанда беренче булып басылып чыккан Казан Басмасына Муса хәзрәтнең керткән өлеше нинди? Әлеге сорауларга тарихчы, сәясәт фәннәре докторы, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән сөйләштек.