Көндезге концерт.
Кичке концерт.
Бүген программабызны танылган җырчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, фольклор музыкасы Дәүләт ансабле җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов башкаруындагы җырлардан төзедек. Җырчы үзенең күркәм юбилеен – 70 яшьлеген билгеләп үтә.
Тыңлаучыларыбыз аны халык арасында популярлык казанган күп кенә җырларның авторы буларак та белә. Концертыбызга без ул үзе иҗат иткән җырларны сайлап алдык.