Бөтендөнья Татар Конгрессы Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә, республикада эшләп килүче татар милли оешмалары эшчәнлеген бер мәгълүмати кырга туплаучы, алар өчен даими аралашу мәйданчыгы булырдай радиотапшырулар циклын башлап җибәрде.
«Татарлар: үз өемдә – үз көем» тапшыруы Татарстан муниципаль районнарында Дәүләт милли сәясәтен программасы гамәлгә ашыру, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеген яктыртуга багышлана, республикада булган милли чараларны барлый.
Тапшыруның беренче чыгарылышы Балтач, икенчесе Теләче районына багышланды. Бүгенге тапшыруыбыз Арча районы турында.











