Кадерле дусларыбыз, тагын бер яңа көн канат җәйде, һәм безгә аны сезнең белән бергәләп башлап җибәрү – үзе бер бәхет.
Тәүге тапшыруыбыз якты хисләргә бай булачак. Хәзер игътибарыгызга тәкъдим ителә торган әдәби-музыкаль композицияне без Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзедек.










