Әлмәт татар дәүләт драма театрының “Кар астында кайнар чишмә” спектакле язмасын тәкъдим итәбез. Язучы һәм драматург Аяз Гыйлаҗев әсәре. Сәхнәгә куючы режиссер – Гали Хөсәенов. Музыкаль бизәлешне Әнвәр Бакиров эшләгән. Спектакль 1977 елда Татарстан радиосы студиясендә тавыш операторы Рәсимә Фәхретдинова, режиссер Госман Әхмәтҗан, мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафыннан магнитофон тасмасына язып алынган.












