Туган телебездә даими аралашып торуга да карамастан, сөйләшкәндә һәм язганда еш кына икеләнергә туры килә. Хаталанмаска, телебезне бай һәм саф килеш сакларга теләүчеләр өчен без “Дөресләү дәресләрен” башлап җибәрәбез.
Безнең даими белгечебез — Филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров.
Адәм баласы, нигездә, сау-сәламәт булып туа, әмма төрле сәбәпләр аркасында күпләренең сәламәтлеге какшый, картлык көнен ул сыкрап каршы ала. Иң куркытканы – онкологик авырулар. Бу чирдән котылып буламы, аның өчен яшәү рәвеше ничек булырга тиеш? Болар хакында без, Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне булуын күздә тотып, Россиянең атказанган табибы, республикабызның онкология клиник диспансеры баш табибы урынбасары Илсур Васил улы Шәймәрданов белән сөйләшәбез.










