Быелгы кыш үзенчәлекле: күп очракта кар урынына яңгыр ява. Мондый шартларда уҗым культуралары кышны ничек үткәрә? Болар хакында турыдан-туры эфирда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Айтуган Зөфәр улы Хаҗиев сөйләячәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.










