Соңгы арада тапшыруларыбызда телне саклау темасына игътибар артуын сизгәнсездер. Бу чыгарылышыбызда да без әлеге өлкәдә башкарыла торган матур эшләр турында сөйләрбез. Мәчетләребездә, мөселман уку йортларында туган телнең кулланылышын популярлаштыруның нинди четерекле яклары бар һәм аларны дин әһелләре ничек хәл итә? Бу хакта – алдагы минутларда.