Бөтендөнья Татар Конгрессы Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә оештырылган
«Татарлар: үз өемдә – үз көем» тапшыруы республикабыз районнарында Дәүләт милли сәясәте программасын гамәлгә ашыру, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеген яктыртуга багышлана, республикада булган милли чараларны барлый. Бу чыгарылышыбыз Чүпрәле районында әзерләнде.










