Татарстан һәм Башкортстан дәүләт радиолары арасында үзара тапшырулар алмашу, традициясе инде бик күптәннән, Җир йөзендә радио дигән мәгълүмат чарасы барлыкка килгән заманнардан ук яшәп килә. Һәм менә шушы матур традицияне әле дә дәвам итә. Бүген без – Татарстан радиосы — үз тыңлаучыларыбызга башкорт дусларыбыздан килгән күчтәнәчне тапшырабыз.
Тапшыруның беренче өлешендә Башкортстанның халык артисты Рамазан Янбәков иҗатына багышланган концерт-очерк тәкъдим ителә. Аннары һәр ике халык өчен дә бердәй кадерле шагыйрь Наҗар Нәҗминең 1977 елда Татарстан радиосында ясаган чыгышын тыңларсыз. Биредә аксакал шагыйрь һәм тирән фикер иясенең безгә васият итеп әйтеп калдырган сүзләре бар.