Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә “Күңел халәте” дип исемләнгән шигъри җыентык тәкъдим ителде. Анда республикабызның иң шигъри җанлы, моңлы төбәге – Балык Бистәсендә туып-үскән 9 җирле шагыйрәнең иҗат җимешләре тупланган. Бүген без сезнең игътибарга әлеге кичәдән әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез.










