“Салават күпере» журналы әкиятләре белән танышу.
“Салават күпере” журналы турында ишетмәгән, аны бер булса да кулына алып укымаган татар кешесе юктыр. Балалар өчен чыгарыла торган әлеге журнал зурларны да тылсымлы әкиятләре, искиткеч матур рәсемнәре белән үзенә җәлеп итеп тора. Шуңа күрә бүгенге тапшыруыбызга “Салават күпере” журналының баш мөхәррире, язучы Гөлнара Хәйдарованы чакырдык. Яшь дусларыбызга аның исеме яхшы таныштыр, чөнки Гөлнара берсеннән-берсе матур әкиятләре белән укучыларны һәрдаим сөендереп тора.
Кунагыбыз әкиятләрне кайчан һәм ничек яза башлавы, заманага туры китереп чыгарыла торган журнал укучыларны тагын ниләр белән сөендерүе, әкият язарга хыялланучы балаларга эшне нидән башларга кирәклеге турында сөйләр. Аның сезгә күчтәнәчләре дә бар.