Атналык күзәтү.
Тапшыруыбызны бүген билгеләп үтелә торган Россия фәне белән башлап җибәрәбез. Әлеге бәйрәм алдыннан Россия Президенты Владимир Путин Фән һәм мәгариф Советы утырышын үткәрде, илнең фән эшлеклеләре белән очрашты, яшь галимнәргә премияләр тапшырды. Ул илебез икътисады, сәнәгате, мәгариф һәм башка өлкәләрдәге алдынгы бурычларны үтәгәндә фәннең зур роль уйнавын билгеләп үтте.
Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләрен, ведомство бүләкләрен тапшырды.