Бу тапшыру – алдыбызда торган олы бер эшнең башы булыр. Әдәбият сөючеләр белә: 15 февраль күренекле шагыйребез Кадыйр Сибгатуллин дөньяга килгән көн. Ел саен шушы көннәрдә тыңлаучыларыбыз игътибарына шагыйрьнең иҗатына һәм язмыш юлына багышанган тапшырулар, аның шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиицияләр тәкъдим ителә.
Хәзер без радиобыз фондында сакланучы бер язмага — филология фәннәре докторы Илдар ага Низамов мирасына мөрәҗәгать итәрбез. Бу — Галимнең шагыйрь иҗатына багышланган тулы бер дәресе . Ул “Кадыйр Сибгатуллинның шигъри каләме һәм аның тел белән эш итү осталыгы” дип атала.
Аннары, ишеткәннәрне зиһенебезгә беркетеп кую өчен, 1990 елларда Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышлап үткәрелгән тапшырудан бер өзек тыңларсыз. Аның авторы – журналист Алмаз Мөхәммәди каләмдәше турында сөйләргә шагыйрь Нияз Акмалны чакырган.