Бүген без эфирда олы бер эш башлап җибәрәбез. 15 февраль көнне татар халкының бөек җырчысы, милли музыкабызның әдибе, Татарстанның, Каракалпакъстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның тууына 90 ел тула. Шул уңыйдан бу атна “Татарстан радиосы дулкыннарында Илһам Шакиров атналыгы” дип игълан ителде. Аның программасында җырчының иҗатына һәм тормыш юлына багышланган тапшырулар, “Илһам Шакиров дәресләре” дип исемләнгән радиоочерклар циклы урын алды. Боларында инде сез җырчының төрле елларда, төрле темаларга биргән интервьюларын, әңгәмәләрен, 1970 елларда үзе әзерләгән тапшыруларын ишетерсез. Һәм, әлбәттә инде җырлар! Илһам Шакиров башкарган җырлар бу атнада программада үзәк урынны алып торачак. Концертларыбызда, тапшырулар эчендә без аларны сезгә мөмкин кадәр күбрәк итеп ишеттеререгә тырышырбыз.
Хәзер атналыкның беренче тапшыруы. “Музыкаль мизгелләр” сәхифәсен без Илһам Шакировның шушы якты көнебезне тагын да ямьләндереп җибәрә алырдай дәртле эстрада җырларыннан төзедек.