Бүгенге тапшыруда без милләтебезне данлый торган сәләтле балалар һәм яшьләр турында сөйләрбез. Дөресрәге, аларның талантларын ачарга мөмкинлек бирүче кайбер проектлар белән таныштырырбыз. Бу чыгарылышыбызда яңа сәхифә башлап җибәрәбез, ул “Сердәш” дип атала. Анда яшүсмерләрнең кызыксынулары, уй-фикерләре, серләре, борчый торган сораулары урын алачак.