Илһам Шакиров атналыгына кереш.
“Татарстан” радиосы дулкыннарында Илһам Шакиров атналыгы” башланып китте. 15 февраль көнне бөек җырчыбызның тууына 90 ел тула. Татарстан радиосы фондында Илһам Шакировка кагылышлы 300 гә якын язма саклана. Яңа тапшырулар әзерләү белән бергә, атналык барышында без менә шул тиңсез мирасны да хәрәкәткә китерәбез.
Бу атнада концертлар җырчы башкаруындагы җырлардан төзелә.
Дүшәмбе көнне яңгыраячак әңгәмә мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның туган көнендә моннан берничә ел элек язылган иде.
«Дөресләү дәресләре».
Адәм баласы күңеленә иң якын булган, иң еш ишетелә торган сүз — аның үз исеме. Бүгенге “Дөресләү дәресләре”нең темасы — кеше исем-фамилияләре. Аны безгә даими кунагыбыз Ринат Сәфәров аңлатыр.










