Илһам Шакиров башкаруында татар халык җырлары.
Хәерле кич, җыр-моңнарыбызны сөюче кадерле дуслар! Бүген “Татарстан дулкынында” программасында без сезнең игътибарга 1970 елларда Илһам Шакиров тарафыннан әзерләнгән “Халык җыры – халык күңеленең көзгесе” дигән тапшыру тәкъдим иткән идек. Әлеге чыгышында бөек җырчыбыз халык җырының халкыбызның рухи дөньясында тоткан урыны, моң төшенчәсенең асылы турында уйланган. Хәзер яңгыраячак концерт шушы тапшыруның дәвамы, аңа бер хрестоматик кушымта кебек булыр. Без аны Илшам Шакиров язмаларындагы татар халык җырларыннан төзедек.