Илһам Шакиров исемендәге халыкара җыр фестивальләрендә яшь башкаручылар чыгышы.
Татарстан радиосы дулкыннарында татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров атналыгы дәвам итә. Һәм хәзер без сезнең игътибарга Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге II халыкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында яңгыраган җырларны тәкъдим итәбез. Әлеге тантана 2005 елда үткәрелә. Халык арасында популярлык казанып өлгергән җырчыларның күбесе ул вакытта әле зур сәхнәдә беренче адымнарын гына ясый башлый.
Концерттагы кайбер җырлар Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрына кушылып башкарыла. Аның дирижеры – Анатолий Шутиков.