“Татарстан” радиосы дулкыннарында Илһам Шакиров атналыгы” бара. 15 февраль көнне бөек җырчыбызның тууына 90 ел тула. Татарстан радиосы фондында Илһам Шакировка кагылышлы 300 гә якын язма саклана. Яңа тапшырулар әзерләү белән бергә, атналык барышында без менә шул тиңсез мирасны да хәрәкәткә китерәбез.
Бу атнада концертлар җырчы башкаруындагы җырлардан төзелә.
Чәршәмбе көнне яңгыраячак әңгәмә мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның туган көнендә моннан берничә ел элек язып алынган иде.










