“Илаһи моң”. Әдәби-музыкаль композиция.
Хәзер яңгыраячак тапшыру “Илаһи моң” дип атала. Ул 2005 елда Илһам Шакировның иҗатташы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев тарафыннан әзерләнгән иде. Бөек җырчыбызның юбилее көннәрендә без аны кабатлап тыңлыйбыз. Тапшыруны яздырып алганга 20 ел вакыт үтсә дә, андагы фикерләр һаман да әһәмиятен югалтмаган һәм, безгә калса, беркайчан да югалтмаячак, чөнки биредә сүз мәңгелек кеше – Илаһи моң иясе Илһам Шакиров турында. Хәзер инде тапшыруның авторы Разил Вәлиев үзе дә бакыйлыкта. Аның да якты рухын да искә алып тыңларбыз.










