“Татарстан радиосы дулкыннарында Илһам Шакиров атналыгы” дәвам итә. Хәзер игътибарыгызга 1970 елларда бөек җырчыбыз тарафыннан эшләнгән “Фольклорчы Оркыя Ибраһимова” дигән тапшыру тәкъдим ителә. Биредә бик күпләр данлыклы баянчы буларак белгән Оркыя Ибраһимованың иҗатындагы мөһим бер юнәлеш игътибар үзәгенә алына. Ул безнең күз алдына фольклорчы һәм көй чыгаручы булып килеп баса. Тапшыруны Илһам Шакиров үзе алып барган.