Йолдыз Исәнбәт. “Илһам Шакиров – бөек җырчы”. Концерт-әңгәмә.
“Татарстан радиосы дулкыннарында Илһам Шакиров атналыгы” дәвам итә. Бүген, 15 февраль көнне, сөекле җырчыбызның тууына 90 ел.
Татарстан радиосының алтын фондында, Илһам Шакиров башкарган музыкаль әсәрләр, ул биргән интервьюлар белән беррәттән, аның иҗатына багышланган тапшырулар аерым бер урын алып тора. Хәзер игътибарыгызга нәкъ әнә шундый язмаларның берсен тәкъдим итәрбез. Ул 1995 елда абруйлы сәнгать белгече Йолдыз Исәнбәт тарафыннан җырчының 60 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән. Билгеле булганча, Йолдыз ханым җырчы иҗатының юл башында ук аның бөеклеген таныган, исбат иткән шәхес. Тапшыруны Йолдыз Нәкый кызы үзе алып барган.