Бүген без сезнең игътибарга Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев поэмасы буенча эшләнгән “Таныш моңнар” дигән радиотамаша тәкъдим итәбез. Заманында әдәбият мәйданында шагыйрьгә зур танылу алып килгән бу әсәре радиотыңлаучылар күңелендә дә киң яңгыраш таба. Илдар Юзеевның “таныш моңнар” поэмасын Татарстан радиосы популярлаштырды дисәк тә ялгышмабыз. Хәзер без тыңлаячак радиопостановка магнитофон тасмасына 1955 елда язып алынган. Режиссеры – Хәким Сәлимҗанов. Баянда Рәис Сафиуллин уйнаган. Композитор Шакир Мәҗитов язган Зөфәр җырларын Илһам Шакиров башкарган.










