Менә, “Татарстан радиосы дулкыннарында Илһам Шакиров атналыгын” йомгаклау мизгелләре җитте. Тик бу сөекле җырчыбызның тавышы эфирда тынып кала, дигән сүз түгел. Аның җырлары безнең дулкыннарда беркайчан да өзелмәс.
Ә хәзер без хәтрләрне яңартырбыз. 2019 елда Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филормониясенең концертлар залында “Китмә, сандугач. Илһам Шакиров ядкәре” дип аталган кичә булган иде. Аны Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды оештырды. Ул вакытта танылган җырчылар, музыкантлар һәм фестивальнең лауреатлары – яшь талантлар бөек җырчының репертуарындагы җырларны яңадан сәхнәгә алып чыкты. Әйдәгез, хәзер шушы кичәнең кайбер фрагментларын хәтердә яңартып тыңлыйк.