“Илһам Шакиров дәресләре”. Йомгаклау.
Тапшыруда “Илһам Шакиров дәресләре” циклының йомгаклау өлеше тәкъдим ителә. Биредә җырчының төрле елларда, төрле вакыйгалар уңаеннан биргән интервьюларында яңгыраган фикерләре аерып алынып, бер логик эзлеклелеккә китерелде. Сез анда җыр-музыка, әдәбият-сәнгать, халкыбызның үткәне һәм бүгенге көненә кагылышлы фикерләр ишетерсез. Тапшыруны тыңлаганда Илһам Шакиров җырчы гына түгел зур акыл иясе булып та күз алдына килеп баса.










