Бөек мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел. “Әбугалисина”. Моноспектакль.
Без сезнең игътибарга 19 нчы йөзнең атаклы татар мәгърифәтчесе, күренекле тел галиме, язучы һәм тарихчы-этнограф Каюм Насыйриның һәр татар кешесенә кечкенәдән таныш “Әбүгалисина” әсәре буенча эшләнгән моноспектакль тәкъдим итәбез. Ул язучының Татарстан китап нәшриятында чыккан шул исемдәге аудиокитабына нигезләнеп, мөхәррир Рөстәм Акъегет һәм Татарстан радиосы режиссеры Рамил Һидиятулла тарафыннан әзерләнгән. Моноспектакль Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов язмасында тәкъдим ителә.










