Тапшыруыбызда бу көннәрдә республикада узучы вакыйгалар турында сөйләргә булдык, ә башланган атна чараларга шактый бай кебек күренеп тора. Аларны үзара ватан, хезмәт һәм дуслык төшенчәләре белән бәйләп тора икән әле.
Беренчедән, бүген Татарстанның барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре башланып китте. Алар Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы «Ватанга хезмәт итү – изге эш!».
“Сердәшханә” тапшыруында Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән бергәләп дошманга каршы көрәшкән яшьтәшләребез турында сөйләп барырга ниятлибез.
Бу көннәрдә Беренчеләрнең «Аҗаган» дигән бөтенроссия хәрби-патриотик уены старт алды.
Бүген – 17 февраль – Студент отрядлары көне билгеләп үтелә.