Узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казан-Экспо” үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын үткәрде. Шулай ук узган атнада Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ветераннар Советында Россия күләмендә танылган якташларыбызны зурладылар. 7 сәгать 10 минутта әлеге чарадан репортаж, ә аннары Бөек Ватан сугышы вакытында 1942 нче елның июленнән 1943 нче елның февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград операциясе турында шушы мәхшәрнең шаһиты булган Рәис Сәфәровның фондыбызда сакланган язмасын тапшырырбыз.
«Аулак өй – көрәш» проекты 4 нче ел гамәлгә ашырыла. Уен рәвешендә оештырыла торган чаралар республикадан читтә дә танылу алды. Татар-информ агентлыгында әлеге проектка багышланган матбугат конференциясе булды. Хәзер игътибарыгызга Ания Гыйбадуллина әзерләгән язманы тәкъдим итәбез. Ул «Аулак өй – көрәш» проектының уңышлары һәм алдагы планнары белән таныштырыр.










