17 февральдән 21енә кадәр республикабызның барлык мәктәпләрендә “Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!” дигән темага парламент дәресләре узачак. Ул Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советында тарих һәм җәмәгать белеме укытучылары методик берләшмәләре җитәкчеләре белән семинар үткәрелде һәм “Парламент дәресләре – 2025”кә старт бирелде. Укытучылар белән Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. “Бердәм Россия” партиясе секретаре шулай ук җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшчәнлеге эшенә йомгак ясауда да катнашты. Дәүләт Советының даими комиссияләрендә дә нәтиҗәле эш дәвам итә.
Тапшыруда Татарстан республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәт”-“Милосердие” хатын-кыз депутатлар төркеме җитәкчесе, Россия кооперация университеты ректоры, “Әлки” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Рөстәм кызы Нәбиева хатын-кыз депутатларның соңгы айларда башкарылган эшләре турында сөйли.