Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын укуытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез.
Студиябездә кунакта – Биектау районының бертуган Максудилар исемендәге Биектау 5 нче урта мәктәбе укучылары һәм аларның укытучылары – Лотфуллина Люция Әдһәм кызы. Әлеге тапшыруны без Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез.