Татарстан радиосы дулкыннарында – премьера! “Варисларга васыять” дип исемләнгән яңа тапшыруның беренче чыгарылышы. Аны без Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез.
Сүз нинди васыять турында бара соң? Шуны аңлатып башлыйк. Татарстан радиосы фондында әдипләрнең, фән һәм дин әһелләрнең, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләренең тавышлары саклана. Аларның бик күбе инде бүген арабызда юк, ләкин әйтеп калдырган фикерләре алтын бәясенә тиң. Тыңлап карыйсың да, аһ, итәсең. Алар безгә туган телебезне саклап калу, үстерү, балаларны милли рухта тәрбияләү юнәлешендәге кыйммәтле киңәшләрен биреп, васыятьләрен әйтеп калдырганнар икән бит. Бу васыятьләрне хәтердән чыгарып, архив киштәләрендә тузанландырып яткырырга хакыбыз юк – гөнаһ булыр иде. Алар халыкка, туган телебезгә хезмәтләрен дәвам иттеререгә тиешләр. Фәкать шунда гына васыятьләре максатына ирешер дә, әлеге күренекле милләттәшләребезнең якты рухлары шат булыр.
Менә шундый уйлар белән радиобыз эфирында яңа тапшыру дөньяга яралды.










