Кадерле дусларыбыз, бәйрәм алды иртәсен бергәләп башлап җибәрәбез. Хәзер ханымнар, кызлар үзләренең ир-егетләрен, әтиләрен, дәү әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән котларга җыеналардыр, инде өйләрдә иртәдән таба исе чыккандыр.
Менә без дә бәйрәмгә бүләк әзерләдек. Гади генә бүләк түгел, уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә торган һәм күңелдә горурлык хисләре уята торган тапшыру. Хәзер без сезне сугыш кырларында Ватанны саклап корал белән дә, үткен каләмнәре белән дә дошманга каршы көрәшкән фронтовик шагыйрьләрнең җырларыннан һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз.