Гадел Кутуй. “Рөстәм маҗаралары”. Радиотамаша.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм тапшыруларын дәвам иттереп, 16 сәгать 10 минутта сезне фронтовик язучы Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәре буенча эшләнгән радиопостановка тыңларга чакырабыз. 1960 елларда язып алынган бу спектакльдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлыр Асия Хәйруллина, Гәүһәр Камалова, Нәҗип Гайнуллин, Зариф Закиров һәм Шәүкәт Биктимеров башкарган.
“Шигърият”. Фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеров иҗаты.










