Соңгы көннәрдә кояшның ягымлырак карый башлануына игътибар иткәнсездер. Димәк, язга да күп вакыт калмады. Яз – җәйге ялларны планлаштыру вакыты да әле. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшыру турында күбрәк уйласа да, башкалар, иманым камил, күбрәк кояшлы көннәрне кызыграк, файдалырак итү ягын кайгырта башлаячак. Бүгенге тапшыруны без әнә шундый күңелле мәшәкатьле уйларга багышларга уйладык.