Гаилә традицияләрен, милли гореф-гадәтләрне адәм баласы китап аша гына түгел, ата-анасыннан, әби-бабасыннан өйрәнә. Буыннан-буынга күчеп килгән бу кыйммәтләрне кадерләп саклаганда гына, балаларыбызга кирәкле рухи мирас калдыра алабыз. Моның өчен күпләргә нәселләренең килеп чыгышы, үзләренә кадәр яшәгән туганнарын яңадан барларга туры килә. Әлбәттә, бу бик зур тырышлык һәм вакыт сорый торган хезмәт. Шул ук вакытта шәҗәрә төзүгә никадәр иртәрәк тотынсаң, шулкадәр яхшырак. Чөнки кирәкле мәгълүматларны табу өчен дистә еллар гына түгел, гасырларны айкап эзләнергә кирәк. Иң куанычлысы: бу эшнең мөһимлеген аңлаучылар күп. Яшь буын да бу эшләргә битараф түгел.










